Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
26 февраль 2021, 12:20

Минем картинәй

Минем картинәем Римма Фәрхетдинова Кынгыр-Мәнәвез авылында яши. Ул мәктәптә 39 ел укытучы булып эшләп, хаклы ялга чыккан. Картинәй бу дәвердә төрле фәннәр укыткан, ә аның төп һөнәре — рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Ул кул эшләре белән шөгыльләнә. Безгә оекбашлар, тапочкалар, матур итеп урындык япмалары бәйли. Аның пешергән пәрәмәчләре, тортлары, коймаклары телеңне йотарлык! Картинәем җырларга да ярата. 10 яшеннән сәхнәдә җырлаган, әле дә яраткан шөгыленә тугры: «Ак Калфак» ансамбленә йөри, концертларда ялгызы да чыгыш ясый. Авыл бәйрәмнәрендә, мәктәптә, китапханәдә төрле кичәләрдә катнаша. Ул районда төрле фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Аның бик күп мактау грамоталары бар. 2020нче елда «Туган тел» каналының «Сәләт» фестивалендә катнашып, 3нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Без аның чыгышын телевизордан карадык.
Картинәем безне туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Мин рус мәктәбендә укысам да, үз туган телемне рәхәтләнеп өйрәнәм, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алганым бар. Безнең картинәебезнең алты оныгы үсә. Ул безгә һәрвакыт ярдәм итә, уңышларыбызга сөенә.
Менә шундый талантлы, матур безнең картинәебез! Без аны бик яратабыз!
Валерия ФӘРХЕТДИНОВА,
Бишбүләк авылы 2 санлы урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
Автор фотосы.
Читайте нас: