Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
11 февраль 2021, 14:00

Картлык шатлык булганда

Аеттан Сәйдә Нуриева унбиш яшендә туган колхозында эшли башлый.

Дүрт елга сузылган канкойгыч сугыш һәр гаилә тарихында үз эзен калдырган. Ул куркыныч вакыйгаларда катнашкан һәр кеше - үз туганнары өчен герой. Бигрәк тә ул дәһшәтле елларда хатын-кызларга һәм балаларга авыр була. Алар басуларда, фермаларда күп эшләгән, фронт өчен кием-салым теккән, оекбашлар һәм бияләйләр бәйләгән, ирләренә, әтиләренә, улларына похоронкалар алган.
Безнең районда Бөек Җиңүне якынайту өчен үз өлешен керткән данлы тыл хезмәтчәннәре шактый. Шуларның берсе Сәйдә Салих кызы Нуриева Ает авылында яши, аңа 95 яшь тула.
Сәйдә Салих кызы Дүсән авылында 10 бала үскән зур крестьян гаиләсендә туа. Өч яшь булганда, әнисе вафат була, Ает авылында әбисе белән үсә. Кыз җиде яшендә өенә кайта, туган авылында мәктәпкә укырга керә, дүртенче сыйныфка кадәр укый. Биккол мәктәбенең җиденче сыйныфын гына тәмамлый ала, ятимлек, нужа үзенекен итә, сугыш куп планнарны җимерә, алга таба уку мөмкинлеге булмый. Әтисе белән дүрт яшькә өлкәнрәк абыйсы сугыш китә. Әтисе җиңү белән кайтса, абыйсы сугыш кырында мәңгегә ятып кала.
— Сугыш чорында бик авыр булды, — дип искә ала Сәйдә Салих кызы. — Хезмәт эшчәнлеген унбиш яшьлек чагымда туган колхозымда башладым. Басуларда эшләдек, төрле эш башкардык, чүп үләне утадык, печән чаптык, көлтә бәйләдек. Сугыш елларында ике тапкыр Белоретка урман кисәргә бардым. Әни вафат булгач, алты бала ятим калдык, кечкенәсенә нибары алты ай иде. Колхоз булышты. Икесен, Аетта балалар йорты ачылгач, шунда җибәрделәр. Апабыз тракторда эшләде, шуның өчен ашлык ала иде, без ул ачлык елларында шулай исән кала алдык. Сугыш бетте. Әти кайткач, бөтен балаларны да бер түбә астына җыйды, бергә яши башладык.
1949 елда колхозда механизатор булып эшләүче фронтовик Гобәйдулла Гыйният улына кияүгә чыга. Әкренләп тормыш җайлана башлый. Тормыш иптәше белән ул 2013 елда вафат булганга кадәр бәхетле гомер кичерә. Әтиләреннән улларына техникага карата сөю күчкән. Рәшит белән Айрат (ул дүрт ел элек вафат булган) Аетта механизаторлар булып эшләгән. Айдар төньякта вахта ысулы белән эшли. Кызы Сания урындагы мәктәптә пешекче булып эшләгән, ә Зәйтүнә балалар бакчасында тәрбияче булган, әле икесе дә лаеклы ялда.
- Мин бик бәхетле ана, 14 онык һәм 23 турунымның яраткан карт әнисе. Кече улым Айдарның гаиләсе белән яшим. Ул вахтага киткәч, кызым янына күчәм, чөнки киленем Уфада эшли. Сәламәтлегемә зарланмыйм, — ди Сәйдә Салих кызы. — Мин үз балаларыма рәхмәтлемен. Лаеклы һәм тәртипле кешеләр булып үстеләр алар. Әтиләре дә һәр җирдә тәртип таләп итүчән иде. 30 ел кайнана белән дус, тату яшәдек. Балаларга, оныкларга сәламәтлек, бәхет, барлык кешеләргә тыныч күк йөзе, сугышлар, бәла-казалар булмасын, дип телим.
Илшат ХӘЙРЕТДИНОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: