Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
4 февраль 2021, 13:35

Оныклары һәм туруннары күп

1 гыйнвар көнне Ает авылыннан Зинаида Мөхлис кызы Әхмәдуллина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зинаида Әхмәдуллина тумышы белән Кәрим авылыннан. Ает мәктәбендә укый, аннары колхозда сыер савучы булып эшли. Ханым лаеклы гаиләдә туган. Гаиләдә алты бала үскән. Әтисе колхоз рәисе була, әмма иртә гаиләсен калдыра. Һәм энесе турындагы барлык кайгыртулар да Зинаида җилкәсенә төшә. Кечкенәдән әти-әниләре аларны хезмәткә өйрәтә. Сугыштан соңгы елларда җиңел булмый. Әле кечкенә генә кыз булса та, ул кырда әти-әнисенә , хуҗалыкта өлкән апаларына булыша. Ает авылы мәктәбенә җәяү йөреп укый. Зинаида Мөхлис кызы дөньяның ничек үзгәрүен һәм хәзер ничек яшәвебезне күрсәтер өчен әти-әниләрен бер минутка булса да кире кайтарырга теләр идем, ди.
1959 елда Зинаида Мөхлис кызы Ает авылында чибәр, бөдрә чәчле Хәкимулла Әхмәдуллинга кияүгә чыга. 1962 елда ир белән хатын Казахстанга китә. Ханым колхозда сыер савучы, аннары элемтәче була, ире механизатор булып эшли, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша.
1969 елда Әхмәдуллиннар авылларына әйләнеп кайта, анда үз йортларын төзи, балалар үстерә, туган җирләрендә хезмәт куя башлыйлар. Ирле-хатынлы пар МТСка эшкә керә. Аннары ирне колхозга К-700 тракторында эшләргә чакыралар, ул чакта әле мондый тракторлар яңалык була. Ул күп кенә яшьләрне өйрәтә. Колхозда 40 елдан артык эшли. Аның турында яхшы хезмәткәр буларак гәзиттә бик күп язалар. Ул «Хезмәт ветераны», «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, «1976 елгы социалистик ярыш җиңүчесе» билгесенә лаек була, коммунистик хезмәт ударнигы исеменә ирешә.
Әхмәдуллиннар биш бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Мөнирә Мөхетдинова хезмәт ветераны, Ает авылында яши. Математика укыткан һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары булган. Кызлары Гүзәл Зоткина гаиләсе белән Красноярскида яши, гипермаркетта менеджер булып эшли. Венера Сәбахова гаиләсе белән Татарстанда яши, хисапчы булып эшләгән, әле лаеклы ялда. Дүртенче уллары Хәниф Әхмәдуллин гаиләсе белән Ает авылында яши, үзенең фермер хуҗалыгы бар. Уллары Рифәт Әхмәдуллин гаиләсе белән Татарстанда яши. Үзенең төзелеш эше бар.
Ирле-хатынлы Әхмәдуллиннар балаларын мәхәббәттә һәм аңлашучанлыкта тәрбияләп үстергәннәр. Балачактан ук аларны хезмәт сөяргә, тирә-юньдәгеләргә игелекле һәм ихтирамлы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткәннәр.
Карт әти белән карт әни оныкларга Һәм туруннарга бай. Аларның 13 оныгы һәм сигез туруны бар. Бар оныклары да лаеклы белем ала, алар арасында врачлар да, укытучылар да, дизайнерлар да, архитекторлар да, программистлар да, электриклар да, нефтьчеләр дә бар.
Зинаида Мөхлис кызы Ана даны медаленә ия. Лаеклы ялга чыкканчы икмәк пешерүче, пекарня мөдире булып эшләгән. Шулай ул хуҗалык-азык-төлек кибетендә дә эшләгән, кибет мөдире булган. Үзенең 80 яшендә дә ханым моңаймый, һәрвакыт позитив, көчле рухлы һәм инициативалы.
Хәзерге вакытта Зинаида Мөхлис кызы тормыш иптәшен һәм аның туганын тәрбияли. Ул Коръәнне укырга өйрәнгән. 30 ел дәвамында авылдашлары һәм туганнары үтенече буенча туганнарын соңгы юлга озата, сүрәләр укый. Авылда аны кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Җәен ханым бакча карый. 50гә якын чеби алып үстерә. Көзен кышка бик күп итеп яшелчә салатлары ясый һәм тозлый.
- Безнең әни көчле хатын-кыз, ул яраткан әни, кайгыртучан карт әни. Алты ел дәвамында туганнан туган апабызны һәм әтиебезне карый. Шул ук вакытта хуҗалыкта эшләргә дә, балаларга, авыл халкына да ярдәм итәргә өлгерә. Ул чәчәкләрне бик ярата, җәен аның ишегалды төрле төстәге чәчәкләргә күмелеп утыра, кышын да өйдә чүлмәкләрдә гөлләре чәчәк ата. Ул безнең тәмле пешерә, әлегә кадәр тәмле өй ипие сала. Январь аенда аның юбилеен зур гаилә белән бергә билгеләп үттек, аңа заманча гаджет бүләк иттек. Әни заман белән бергә атлый, яңа бүләкне тиз үзләштерә. Без мөмкин булган кадәр ярдәм итәбез. Без аңа сокланабыз! Ул безнең өчен үрнәк! - ди балалары.
Карина ПАВЛОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: