Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
21 гыйнвар 2021, 12:15

25 гыйнвар - Татьяна көне

«Сессияне "4"һәм "5" кә генә ябам», - ди Каныкай авылыннан студент кыз Гөлнара Буранголова.

Студент еллары... Кем өчен дә булса алар артта калып, сагынып сөйләр өчен күңел түрләрендә якты хатирәләр булып саклана торгандыр. Бүгенге студентларга көнләшеп тә, сокланып та карый алар: "Бар иде бит безнең дә яшь чаклар!"
Каныкайда Флүзә һәм Вилмир Буранголовларның күп балалы гаиләсендә туган Гөлнара мәктәп елларында ук башкорт теле һәм әдәбияты белән аеруча кызыксына. Сәләтле кыз мәктәп, район, республика конкурсларында, олимпиадаларда, шигъри конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый, мәктәп чараларын туган телендә алып баручы була ул.
- 11нче сыйныфтан соң, башкалардан аермалы буларак, документларны бер вузга гына тапшырдым һәм М. Акмулла исемендеге башкорт дәүләт педагогия университетына имтиханнарын уңышлы үттем. Башкорт теле һәм әдәбияты, гарәп теле укытучысы булам, - ди ул. - Монда без бердәм гаилә кебек. Тулай торакның барлык уңайлыклары булган бер бүлмәсендә дүрт кыз яшәдек, әмма бер елдан соң яңа закон чыкты: бер бүлмәдә нибары өчәр кеше булырга тиеш. Без кызлар белән нык дуслаштык, шуңа күрә карантинга кадәр бергә күңелле яшәдек.
Студент елларында Гөлнараның әдәбият, сәнгать, мәдәният белән кызыксынуы тагын да арта төшә. Укудан тыш, кыз университетта узучы төрле әдәби-мәдәни, иҗади кичәләрдә катнаша. Беренче курстан соң Дуван районын практикага бару бик мөһим була. Төрле авылларда ул өлкән буын кешеләре белән очрашып, урындагы авыз-тел иҗатын туплый, гарәп теле белән бәйле мәчетләрнең һәм авылларның тарихын өйрәнә, киләсе елга диалектик материал җыю өчен Мәчетле районына баралар.
(Дәвамын "Якты юлдан" гәзитенең 2021 елның 22 гыйнварында чыккан 4 санында укыгыз).
Ләйлә ГОМӘРОВА,
Фото Гөлнара Буранголованың шәхси архивыннан.
Читайте нас: