Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
11 гыйнвар 2021, 16:45

Якты эз калдырып

Кунаккол авылында яшәгән, заманында данлыклы «Победа» колхозында мастер-төзүче булып эшләгән Миңнегали абый Харрасовны матурлык тудыручылар рәтенә кертер идем.

Миңнегали Харрасов җитәкчелегендә төзелгeн бихисап объектлар кyз алдыннан уза. Гүя алар аңа һәйкәл булып, хезмәтенә дан җырлый сыман. Шуңа аз гына булса да, үткәннәргe караш ташлыйсы килә. Миңнегали абыйның, кайчакта Кунакколдан безнең авылга — Кыңгыр-Мәнәвезгә җәяүләп, иртән иртүк эшкә килеп йөргәнен дә хәтерлим. Колхозның гөрләп торган чагы. Миңнегали Харррасов 1965 елдан бирле алдынгы хуҗалыкның йөзек кашы булырдай объектларын сафка бастыруда катнаша. Тәүдә шунысын телгә алырга кирәктер, районда иң беренче булып Кыңгыр-Мәнәвез, соңрак Кунаккол авылына табигый газ үткәрелде. Монда, әлбәттә, тәҗрибәле мастер-төзүче Миңнегали Хәбинас улының зур өлеше бар.
  • — 1970 еллар уртасында Уфадан, Стeрлетамактан газ торбалары, башка җайланмалар алып кайту өчен төнге сәгать өчтә ат җигеп, Кунакколдан Кыңгыр-Мәнәвезгә килә идем, — дип сөйләгәне әле дe хәтердә Миңнегали аганың. — Кайбердә шоферларны уятырга туры килде...
  • Менә бит нинди тырышлык, фидакарьлек күрсәтелгән совет чорында. Заманында читттән торып төзелеш техникумын тәмамларга да форсат тапкан. Миңнегали Харрасов Бишбүләктә ягулык-майлау объектын төзетүдә дә катнаша. Ә инде калган хезмәт юлы «Победа» колхозындагы объектлар белән бәйле. Кыңгыр-Мәнәвездә генә кyпме төзелгән алар! Ике катлы мәдәният йорты, бер түбә астындагы ике катлы колхоз идарәсе, авыл Советы, элемтә бүлеге, котельный, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, ике авылда да автогаражлар, складлар, дуңгызчылык фермалары биналары hәм башкалар. Аларны санап бетерерлекмени?! Дистләгән метр биеклектәге тауны җимереп, куәтле техникалар, олы даирәләр ярдәмендә Кыңгыр-Мәнәвез — Кунаккол автотрассасын төзетү дe батырлыкка, фидакарьлеккә тиn. Боларның барысында да Миңнегали Харрасовның турыдан-туры катнашлыгы бар. Аларның hәммәсендә дә аның күңел җылысы сакланадыр. Кунакколдагы ике катлы мәктәп бинасы да Миңнегали Хәбинас улы Харрасовсыз төзелмәгән. Ул чагындагы мәктәп директоры Тимур Бәшаров укытучыларны, укучыларны бер сафка тезеп, кулларына флаг тоттырып, үзе сүз алып, төзелешне башларга фатыйха биргән.
    Билгеле, балаларының hәммәсе тормышта yз юлларын тапкан. Уллары Әнвәр Бәләбәйдә яшәп, Себер тарафларында эшли, Гамил Бишбүләк район Суд приставларының бүлек начальнигы вазыйфасында, кызлары Зүлия Дәүләкән шәhәрендә озак еллар табиб hөнәренә тугры булып калган. Ә менә уллары Салават — авиация майоры, очучы-инструктор булып хезмәт иткәч, тормыш иптәше Гөлфирә белән 60 елдан артык пар күгәрченнәр булып яшәгән әти-әниләрен тәрбияләргә Кунакколга кайталар. Моны ничек миhербанлык димисең!
    Исән булса, Миңнегали абыйга шушы көннәрдә 90 яшь тулган булыр иде. Шулай да, пар канаты каерылган, әмма hәрчак шат йөзле Зөлхәбирә апа төшенкелеккә бирелми. Ул ире,балалары белән бергәләп төзегән күркәм йортта кадер-хөрмәттә, һәр туган алсу таңга шөкер итеп яши.
    Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ.
    Автор фотосы.
    Читайте нас: