Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
11 гыйнвар 2021, 17:10

Тәмле Бишбүләкчә коймак белән сыйладылар

Коронавирус пандемиясе шартларында Башкортстан хакимияте барлык массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә тырыша. Шул ук форматта «TERRA ZIMA» традицион, Яңа ел фестивале узды, аны нәкъ бер ел элек оештырганнар иде.

«TERRA ZIMA» фестивале кысаларында Уфада кышкы сабантуй узды. Һәм республикада беренче тапкыр самавырчылар конкурсы булды. Массакүләм чәй эчү саф һавада ук оештырылды. Бүген көнкүрештәге төп кунакчыллык символын кысрыклап чыгарган электр чәйнекләреннән аермалы буларак, су күмер, йомычка һәм хәтта нарат күркәләре белән кайный.
Сабантуйда актив гаилә пары Газиз һәм Зүлия Сираевлар катнашты һәм 50 мең сумлык грант отты. Жюри аеруча креатив булуы өчен нәкъ менә безнең якташларны билгеләде. Экспозиция, костюмнар - барысы да традицияләргә туры китереп башкарылган. Ә сыйларны махсус балчык мичтә әзерләгәннәр.
Гаилә Бишбүләкчә коймак тәкъдим итте, тәмле чәй, традицион ризыклар белән сыйлады, балчык мичтә коймак пешерде.
- Чәй табында гына түгел, ул урманда башлана. Утын әзерлибез, балта белән турыйбыз. Кайнатма мәҗбүри, әйе. Без ел саен нарат күркәсе, тузганак кайнатмасын әбиләр рецепты буенча кайнатабыз, — диләр Зүлия һәм Газиз Сираевлар.
Карина ПАВЛОВА.
Фото Сираевларның шәхси архивыннан.
Читайте нас: