Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
11 февраль 2019, 12:00

Матурлык һәм күтәренке кәеф бүләк итә

Чәчләрне тәрбияләү һәм макияж ясау буенча белгеч Айгөл Минһаҗева үз эшенең остасы

Кыңгыр-Мәнәвез авылы халкына, стильле, үзенчәлекле һәм матур булыр өчен, район үзәгенә һәм зур шәһәрләргә бару мәҗбүри түгел. Авылда чәчләрне тәрбияләү һәм макияж ясау буенча белгеч Айгөл Минһаҗева бар. Ул өч ел элек үзенең кечкенә генә, әмма уңайлы «Камилла» дигән парикмахерскаясын ачкан, анда кыңгырмәнәвезлеләр бик теләп йөри. Парикмахер клиентлары булмауга зарланмый, кайчагында үз чиратларын көткән чаклар да була.

Парикмахер эшендә ул яңа кеше түгел, күп еллар шөгылъләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, башка һөнәрләр арасыннан Айгөл нәкъ менә бүгенге көндә күңеленә хуш килгәнне сайлап ала алган.

— Минем эшем бик ошый, эшкә бик теләп барам, — ди Айгөл.

— Парикмахер эшләре нигезләрен үзләштерергә Уфада өйрәнә. Бишбүләктәге Көнкүреш йортында эшли башлый. Аннары хезмәт юлын Сургут һәм Уфа матурлык салоннарында дәвам итә. 2017 елда үз эшен туган җирендә ачарга була. Парикмахерскаяны ачу өчен дәүләттән кече эшкуарлыкны үстерү өчен грант рәвешендә ярдәм ала. Кызның башлангычын Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте хуплый һәм үзенең «матурлык салоны»н урнаштырсын өчен бина тәкъдим итә. Айгөл, документларны рәсмиләштерү процедурасын үтеп, бинаны ремонтлауга һәм җиһазлар сатып алуга керешә. Тиздән бина заманча парикмахерскаяга әверелә.

— Хезмәтләрне клиентлар ихтыяҗларын исәпкә алып башкарам, нигездә, чәч кисү, химик бөдрәләтү, прическа ясау, карвинг буенча сорау зур. Шулай ук макияж, кашларны төзәтәм, депиляция ясыйм, клиентлар үтенече буенча чыгам, махсус тантаналарга макияж ясыйм, — дип сөйли Айгөл.

Үз эшенең остасы клиентларга тышкы кыяфәтләренә туры килә торган прическа сайларга ярдәм итәчәк, йөзнең кайсы үзенчәлекләрен аерып күрсәтергә, кайсыларын яшерергә кирәклеген әйтәчәк.

Килүчеләр белән бер дулкында булу өчен, Айгөл трендларны күзәтә, семинарларга йөри, хезмәттәшләре белән киңәшләшә. «Камилла» парикмахерскаясында күптән түгел маникюр буенча мастер бар иде, хәзер Айгөл үзенә яңа хезмәттәш кабул итәргә әзер. Парикмахерның үз бизнесының алга таба үсешенә планнары бар.

Айгөл биш яшьлек кызы Камилланы тәрбияли, аны ул төрле матур чәч толымнары белән сөендерә. Ә кызы, әнисен кабатлап, курчакларының чәчен кисә һәм прическалар ясый.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: