Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
24 декабрь 2018, 17:56

Шатлык та күбрәк, бәхет тә тулырак

Каныкай авылында яшәүче күп балалы Газизҗановлар гаиләсе балаларсыз бәхетле булу мөмкин түгел дип, саный

Каныкай авылында яшәүче Газизҗановларның йорты быел җәй аенда уздырылган авыл бәйрәмендә иң күркәм йортлар рәтендә урын алган иде. Тәрәзәләрендә җемелдәп янган гирляндалар бу йорт әле дә ерактан ук үзенә чакырып тора. Гаилә башлыгы Әнир хәстәрлекле хуҗа буларак, ир-егетләр эшен җиренә җиткереп үтәсә, хуҗабикә исә йортта күркәмлелек, пөхтәлек тудырган.

Гаилә башлыгы ун еллап инде вахта ысулы белән Ямал-Ненец округының Тарко-Сале поселогында электромонтер булып эшли. Өйләрендә аны яраткан гаиләсе көтеп тора.

— Әнир кайткан арада авыр эшләрне эшләп бетереп китә. Җәен бакчаны, кышын мал-туарны кызлар белән үзебез карыйбыз, — ди хуҗабикә. — Ә тормыш иптәшем һәм әтиебез кайтуына зур бәйрәм көткән кебек әзерләнәбез: мунча ягабыз, тәмле ризыклар пешерәбез.

Әйе, Клара белән Әнир Газизҗановларның кулга-кул тотынып гаилә коруларына егерме сигез ел үткән, ә барысы да кичә генә булган кебек.

Өйләнешкәннән соң яшь гаилә туган якка юл тота — Миякә районындагы Садовый поселогында төпләнә. Әнир монда үз белгечлеге буенча эшли. Клара исә улы Дамирны һәм нәни кызын тәрбияли.

Каныкайга кайткач, биатай бакча башыннан урын бүлеп бирде, һәм без күрше авылдан зур булмаган йорт алып, күчереп салдык. Ә төп йортка минем бер туган сеңлем Лира килен булып төште. Ул минем иремнең игезәге Венерга кияүгә чыкты. Шулай итеп, без апалы-сеңлеле килендәшләр булып киттек, — дип елмая Клара Борис кызы.

2012 елда гаилә башлыгы иске йорт янәшәсенә нигез сала. Ана капиталы хисабына икенче катны да төзеп куялар.

— Авылда торсак та, барлык уңайлыклары булган торакта яшисебез килде. Барысын да үзебезгә җайлаштырып төзергә тырыштык, аш-су бүлмәсен иркен итеп төзедек. Дөрес, икенче катта җылы юк әле, аның каравы бәдрәф, мунчасы да өйдә. Иң мөһиме, балаларның һәркайсысының үз почмагы бар, — дип сөенә хуҗабикә.

«Кызлы йорт — назлы йорт», «Кызлы әни — бәхетле әни» дигән мәкаль-әйтемнәр бар халыкта. Клара Борис кызы бишләтә бәхетле — аның биш кызы бар. Җитмәсә, улы Дамир Мәчетле кызы Эльвирага өйләнеп, гаиләне тагын ике гүзәл затка арттырган — алар әти-әнисенә Аиша исемле онык бүләк иткән.

— Иң зур кызыбыз — Алия кечкенәдән үк кул арасына керде, сыер сауды, сеңлеләрен дә карады. Икенчеләре Диана Бәләбәй педагогия колледжында, ә Диана — Октябрьскийда компьютер эше белгечлеге буенча һөнәр ала. Кызларыбыз барысы да түләүсез бүлекләрдә укый. Бу Гаилә елы да безнең өчен әһәмиятле булды, медицина колледжында белем алучы Алиябез Качкын авылы егете белән язмышын бәйләде, — ди өй учагын, тынычлыгын саклаучы әни кеше. — Бар тормышым балалар өчен, алар дип яшим.

Гаиләдәге иң кече кызыбыз Лиана авыл мәктәбендә 3нче сыйныфта укый, ул Диана апасы кебек көнчыгыш биюләрен оста башкара. Әле аның туганнарының игътибарын тоеп, туган йорт бишегендә назланып үсәр чагы гына, 8нче сыйныф укучысы Гүзәлия әнисенең төп ярдәмчесе. Аш-суга да, кул эшләренә дә оста кыз, апасына кияүгә чыкканда багышлап алъяпкычлар да чиккән.

— Бала-чакта бергә уйнап үссәләр дә, әле үк олылары кечеләрен хәстәрләп, ярдәм итеп тора. Әлбәттә, зур гаиләнең мәшәкатьләре дә җитәрлек, ләкин шатлык куанычларыбыз да күбрәк, бәхетебез дә тулырак, — ди күмәк балалы Газизҗановлар.

Ләйлә ГОМӘРОВА.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: