Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
20 декабрь 2018, 11:08

Үзебез проектлаштырдык, үзебез төзедек

Иттихатча Урындагы башлангычларны хуплау программасы

Гаиләләре белән Яңа елны каршылагач, Иттихат халкы үз куллары белән төзегән ял зонасында җыелачак. Якташларының инициативасын хуплап, әлеге иҗади проектның төп иганәчесе «Востокнефтезаводмонтаж» акционерлык компаниясе генеральный директорының беренче урынбасары Фәнил Хөснетдинов булды.


Иң яхшы истәлек — игелекле эшләр

Эш графигы тыгыз булуга карамастан, Фәнил Таһир улы гомерлеккә «йөрәге һәм күңеле белән теркәлгән» туган авылына кайтырга вакытын таба. Бу эшлекле һәм энергияле кеше исәбендә улларының әти-әниләренә, кече ватанына мәхәббәт һәм рәхмәт символы әверелгән бик күп игелекле эшләр бар. Юкка гына Иттихат паркы капкасында йөрәк сурәтләнмәгән.

Фәнил Хөснетдинов күп еллар дәвамында барлык башлангычларда да якташларына ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Усак-Кичү авылында аның финанс ярдәме белән урта мәктәп бинасына ремонт, туган якны өйрәнү музеен төзекләндерү үткәрелгән, хоккей мәйданчыгы төзелгән, Дан аллеясы тирәсендә яңа койма куелган, мәчет бинасы төзекләндерелгән, зират территориясе койма белән әйләндерелеп алынган.

Ял паркы кайчандыр Иттихат башлангыч мәктәбе булган истәлекле урында төзелгән. 1947 елда төзелгән агач бина күптән юк инде, әмма әлеге кадерле урын киләсе елда туган авылларының 90 еллыгын билгеләп үтәргә җыенучы урындагы халыкның күңеленә элеккечә якын.

Кечкенә генә торак пункт тарихында онытылмаслык эз калдыручылар арасында Фәнил Хөснетдиновның әти-әнисе дә булды. Әтисе Таһир Хөснетдин улы Фин сугышында катнаша, аннары 1941 елның июленнән алып 1945 елның апреленә кадәр 173нче аерым миномет дивизионы составында сугыша, җитди яраланулардан соң, яңадан сафка кайта, хәрби часть Ерак Көнчыгышка күчерелү белән япон самурайлары белән бәрелешләрдә катнаша. Фәнил Таһир улының әнисе Миңсылу Минегали кызы «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медаленә лаек булган. Ул фронтка җибәрү өчен тимер юл станциясенә ашлык, печән ташый, кул кушырмыйча, башка хатын-кызлар белән бергә колхоз кырларында эшли. Миңсылу апа уңган кул эшләре остасы булган. Үз гомерендә күпме мамык шәл бәйләгәнен, авылдашларына күпме күлмәк, ирләр күлмәге өәм фуфайка теккәнен санап бетерерлек түгел. Күп балалы гаиләдә барлык уллары һәм кызлары кече яшьтән үк эшкә өйрәнгән.


Ата-бабаларының васыятьләре буенча яшиләр

Иттихат — «иттифак» дигән гарәп сүзеннән ясалган — берлек, бердәмлек, татулыкны аңлата.

Бүген Иттихат — районның иң төзек торак пунктларының берсе. Анда 283 кеше яши, шул исәптән 18 яшькә кадәрге 49 бала. Аның урамнарын яхшы йортлар бизи. Авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалык тотудан шактый табыш ала.

Торак пункт тормышында авыл старостасы, Калинин авыл Советы авыл биләмәсе депутаты Фәрит Фәррахов зур оештыру роле уйный. Тормыш иптәше педагогик хезмәт ветераны Фәнүрә Рәшит кызы белән ял паркын ачу буенча барлык мәсьәләләрне үз өстенә алды.

— 23 октябрьдән алып 3 ноябрьгә кадәр көн саен өмәләргә 15 — 20 кеше чыкты. Инициативаны яшь гаиләләрнең хуплавы безне сөендерде. Без бергәләп булачак ял зонасы территориясен чүп-чардан чистарттык, металл штакетник белән уратып алдык, газон үләне чәчтек, юллар ясадык, аларга плитка ябыштырдык, беседкалар, таган, комлыклар һәм башка уен җиһазы урнаштырдык.

Төзелеш мәйданчыгына Олег һәм Нурзидә Хафизовлар, Флүр Гыймазов көн саен килде,өмәләрдә Фәнил һәм Әлфия Азнабаевлар, Флүр һәм Гөлчәчәк Зиннәтуллиннар, Илдус Фәррахов, Риза Хисамиев, Фәвиз һәм Рәвизә Мөхәррәмовлар, Азат Хәйретдинов, Рәфыйк Нуриев, Альбина Җиһаншина, Розалия Шәрәфуллина, Эльвира Зарипова, Зәнил Халиков, Илдар Хәсәнов актив катнашкан. Чүп-чарны Фәригать Фәррахов, Финат Мөхәррәмов, Радик Вахитов шәхси транспортларында ташыган. Үз тракторы белән территорияне планлаштыруны Айнур Габдерәхимов башкарган, ә Илнур Габдерәхимов тегермән һәм кое макеты ясаган. Раил Саниев паркта яктырткычлар куйган. Яшьләр белән беррәттән Асия апа Мөхлисова эшләгән. Эретеп-ябыштыру эшләре белән Филүс Гатауллин шөгыльләнгән.


Бергәләп Гаилә елын озаттык

Күптән түгел парк уртасында бик матур чыршы куелган. Аны бөтен авыл белән диярлек бизәгәннәр. Гаилә ял итү зонасында беренче бәйрәм узды. Урындагы халык аны Башкортстан Республикасында Гаилә елы тәмамлануга багышлаган. Бу чараны уздыруда Усак-Кичү авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Венер Хисамиев, Фәнүзә Әхмәтҗанова һәм Рузилә Гыйззәтуллина булышкан. Бәйрәмне авыл старостасы Фәрит Фәррахов ачты. Сәламләү сүзе белән педагогик хезмәте ветераннары Гөлчирә Нигъмәтбай кызы Әгъзамова, Фәнүрә Рәшит кызы Фәррахова чыгыш ясады. Проектның идея рухландыручысы Фәнил Таһир улы Хөснетдинов бәйрәмнең мәртәбәле кунагы булды. Ул туган авылына һәрвакыттагыча күп бүләк белән кайткан иде. Шулай ук Гүзәл Нуриева, Альмир Фәхрисламов, Руслан Хәйретдинов, Рим Ямалетдинов бәйрәмнең иганәчеләре булды.

Чыршы тирәли әйлән-бәйлән, күңелле уеннар һәм конкурслар, таудан шуулар, шулай ук җигүле атта йөрү Яңа ел бәйрәмнең гүзәл кереш өлеше булды, анда иттихатлылар 2019 елның 1 январендә Кремль курантлары сукканнан соң, җыелачак!

Римма СОЛТАНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: