Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
26 ноябрь 2018, 12:35

Эше белән бәхетле

Муллахмәт Ибраһим улы Саниевка 75 яшь тула

Әтиебез 1943 елның 27 ноябрендә Кыңгыр-Мәнәвез авылында туган. Балачагы бик авыр — ачлык, ялангачлык елларына туры килә. Дуслары белән урманнан балтырган, кычыткан, сарана, җиләк-җимеш җыеп ашый алар. «Әйе, килен, шул үлән ашап исән калдык та инде без. Шуңа күрә ул чор балалары шәп, чыдам, авыруларга да бирешми», — дип искә ала әти, күз яшьләрен яшермичә. Хезмәт юлын 14 яшьтә үк башлый ул: колхозда 450 баш үгез көтүен көтә.

Әти яшьтән үк эшкә шәп була: нинди эшкә тотынса да, барысын да башкарып чыга. «Күз курка, ә куллар эшли» диюләре шул буладыр инде. Яз башыннан алып кара көзгә кадәр К-700 тракторында, комбайнда эшли. Ул бик күп еллар алдынгы комбайнчы булган, мактау грамоталары әле дә саклана. Ул заманнарда фермага Белоретка кадәр барып, карагай ташый торган булганнар.

Бер баруында әтиебез кара чәчле, зәңгәр күзле чибәр кызны күреп, гашыйк була да, тормыш иптәше итеп алып кайта. Менә шулай гаилә дигән олы тормышка аяк басалар. Әниебез Фәния Харис кызы колхозда сыер савучы булып эшләгән. Дөнья көтәргә бик эшчән, үткер, өлгер булган ул. Шуңа күрә дә дөньялары гөрләп барган.

Әти-әниебез өч малайга һәм бер кызга гомер биргән. Барысын да исән-имин үстереп, укытып, олы юлга бастырганнар.

Буш вакытларында кешеләргә йорт, абзар, мунча төзергә дә өлгергән, ат чаналары, арбалар да ясаган, абзар тутырып мал да асраган.

Өч-дүрт көн эчендә берүзе мунча бурасы күтәреп, һушым китте, аптырадым, аның шул чаклы көч-куәтле, эшчән, җитез икәненә инандым, сокланып, горурланып карап тордым.

Печән чапканда да, аңардан күпкә яшьрәкләр аны куып җитә алмый иде. Эшенә мөкиббән китеп, ихлас яратып эшли әти. Аның безгә, балаларына, күрсәткән ярдәмен санап бетерерлек түгел. Әлеге көндә дә комбайнга утыртсаң, я булмаса кулына балта тоттырсаң, бүгеннән эшкә чыгып китәргә әзер. «Минем эштән бәхет бар», — дип елмая ул.

Әти-әниебез йорты һәрвакыт үзенә тартып тора. Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, бераз бармый торсаң да, сагындыра, тизрәк төшеп, хәлләрен белеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы килә. Бу йортның бусагасы тагын да бик күп еллар ачык булсын әле. «Саумы, әти, ни хәл, әни», — дип дәшеп, килеп керерлек булсын!

Әти-әни! Сез исән-сау булганга, сезнең җылы карашыгыздан, якты йөзегездән дөнья түгәрәкләнеп, күңелләр хушланып, кәефләр күтәрелеп китә.

Әти белән әнинең бергә яшәүләренә 50 ел тула, алла бирсә. Кадерлеләребезгә озын гомер, тигез картлык, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын, дип телисе килә.

Рузилә САНИЕВА.

Кыңгыр-Мәнәвез авылы.

Фото Муллахмәт Саниевның шәхси архивыннан.
Читайте нас: