Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Синең кешеләрең, авыл
22 ноябрь 2018, 14:35

Әни булу — бәхет ул

Очраклы рәвештә Альбина һәм Рөстәм интернетның социаль челтәрләрендә танышуы, озак язышуы һәм күптән көтелгән очрашуы — бу хәлләрнең барысы да яңа гайлә коруда үз ролен уйнаган.

Альбинаның биш яшьлек улы аларның мәхәббәтенә комачауламаган, Рөстәм аны үзенең улы кебек яратып кабул иткән. Алар 2011 елның февралендә гаилә кора.

Рөстәм Гаделҗан улы һәм Альбина Давут кызы өч малай — Альмир, Ислам һәм Даниярны тәрбиялиләр. Өлкәннәре Усак-Кичү урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында, Ислам беренче сыйныфта укый, ә кечкенәсенә биш яшь. Алар барысы да холкы һәм мавыгулары буенча төрле. Өлкәне футбол ярата, рәсем ясау белән мавыга, уртанчылары легодан төрле конструкцияләр төзергә, кечкенәләре мультфильмнар карарга ярата. Аларны ныклы дуслык берләштерә һәм авыр минутта алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер.

Альбина Үзбәкстанда Хәмзә шәһәрендә туа. Аннан тыш Давут һәм Фирүзә Наймановлар гаиләсендә уллары Денис та бар. Советлар Союзы таркалу белән җәберләүләр башлана, ул вакытта гаилә Мәнәвез-Мәскәүгә әти-әниләренең туган ягына күчеп кайта.

Наймановлар балаларын мәхәббәттә, кайгыртуда үстергән, тиешле игътибар биргән. Альбина өчен ата-ана үрнәге үз балаларын тәрбияләүдә эталон булган. Ире вахта ысулы белән эшләгәндә, хуҗалыкны алып бару һәм улларын тәрбияләү буенча җаваплылык нәкъ менә аның нәфис җилкәсенә төшә.

— Кичләрен өйдә кич утырулар оештырырга яратабыз, күңелле тарихлар сөйлибез, көн буена җыелган хис-кичерешләребез белән уртаклашабыз. Җәй көне балалар белән урманга йөрергә яратабыз. Гөмбә һәм җиләк җыябыз. Төрле әйберләр ясыйбыз. Безгә безнең әтиебез бик теләп кушыла, — дип сөйли Альбина Давут кызы.

Кунакка бару, туган көн һәм башка теләсә нинди бәйрәм булсынмы, гаилә һәрвакыт бергә булырга тырыша.

— Рөстәм: «Минем гаиләм — минем байлыгым», — ди. Мин Ходайга искиткеч ир һәм балалар биргәне өчен рәхмәтлемен, — Альбина Җиһаншина.

Марина ЯКОВЛЕВА.

Фото Җиһаншиннарның гаилә архивыннан.
Читайте нас: