Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 март 2021, 09:28

Башкортстан халык исәбен алуга әзер

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Павел Малков хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Анда Росстат экспертлары, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм төбәк министрлыклары җитәкчеләре катнашты.

Республика Башлыгы статистика ведомство вәкилләренә Башкортстанга килүләре һәм уртак эшнең төп бурычлары турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров шулай ук 2021 елның икенче яртысында Бөтенрусия халык санын алуга әзерләнүгә дә игътибар итте.
- Безнең республика әлеге масштаблы вакыйганы үткәрүгә тулысынча әзер. Бөтен кирәкле норматив хокукый база төзелде, белгечләрнең зур штаты формалаштырылды - 10 меңгә якын исәпкә алучы, - диде Радий Хәбиров. - Әзерлек этабында без кешеләргә, халык санын алу отчетлар төзү өчен генә үткәрелми, ул социаль сәясәтне максатлы һәм нәтиҗәле тормышка ашыру өчен кирәк, дип аңлатабыз. Ягъни, безнең халык мәнфәгатьләрендә.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: