- Без бүген сезнең белән Таулы Карабахтагц хәлне җайга салу тирәсендәге хәл турында фикер алышачакбыз, - диде Президент, киңәшмәне ачып.
Чарада катнашучылар Русия тынычлык урнаштыручыларының, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләренең, чик сакчыларының эшен бәяләде, шулай ук бу юнәлеш буенча халыкара оешмалар һәм чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекнең ничек баруы турында фикер алышты.