Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2021, 12:05

Бүген Радий Хәбиров Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

28 январьдә сәгать 11.00дә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Туры трансляцияне БСТ, “Сәләм”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа” һәм UTV телеканалларында, шулай ук YouTube һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
Республика Башлыгының еллык Юлламасы - төбәк үсешенең төп юнәлешләрен сәяси һәм икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, якындагы перспективада билгеләүче мөһим документ.
Юллама төбәк тормышының барлык аспектларын үз эченә ала - законнар базасы, икътисад, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының төрле тармаклары, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә торышы.
Республика җитәкчесенең бу мөһим сәяси чыгышын игътибарсыз калдырмагыз!
https://kiziltan.ru

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: