Якты юлдан
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 гыйнвар 2021, 12:43

Радий Хәбиров Юллама белән 28 гыйнварда чыгыш ясарга планлаштыра

Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм республика халкына традицион еллык Юлламасын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 28 гыйнварда яңгыратырга ниятли.

Ул искә төшергәнчә, бу әлегә эш версиясе һәм чара традицион форматта бары тик коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле хәл-шартлар тотрыклыланганда һәм барлык эпидемиологик таләпләрне үтәгән вакытта гына булырга мөмкин.

“Әлбәттә, монитор алдында утырып ялгызым гына Юлламаны укырга теләмим, һәм минем күпмедер санда кешеләр чакырасым килә”, - диде Радий Хәбиров.

Юлламада Башкортстан Башлыгы төбәкне үстерүнең стратегик юнәлешләрен якындагы һәм озайлы перспективаларга билгели.
https://kiziltan.ru

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: