Якты юлдан
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 декабрь 2020, 11:11

Путин Евразия Югары икътисади советында катнашачак

#ВладимирПутинРусия Президенты Владимир Путин 11 декабрьдә видеоформатта Югары Евразия икътисади советы утырышында катнашачак, лидерлар COVID-19 турында фикер алышачак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

"Унберенче декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин Югары Евразия икътисади советы утырышында катнашачак, ул видеоконференция форматында узачак. Утырышта Евразия икътисади берлеге эшчәнлегенең актуаль аспектлары, шул исәптән, коронавирус инфекциясе таралуга бергә каршы тору мәсьәләсе дә каралачак", - диелә хәбәрдә.

Лидерлар, шулай ук, 2025 елга кадәр Евразия икътисади интеграциясе үсешенең стратегик юнәлешләре һәм төп чит ил партнерлары белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: Риа Новости
Читайте нас: