"Без сезнең белән космосны үзләштерүдә стратегик һәм агымдагы бурычлар турында даими фикер алышабыз. Әлеге эшнең илнең милли мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен гаять мөһим булуын исәпкә алсак, бу аңлашыла да. Бүген, сөйләшүләребезчә, ракета-космос сәнәгатен, шулай ук космос өлкәсендә төп программаларны финанслауның конкрет мәсьәләләренә игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Президент.