Якты юлдан
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2020, 16:49

Радий Хәбиров Республика көнен үткәрү турында указга кул куйды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 11 октябрьдә Республика көнен үткәрү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Чараларны әзерләү һәм үткәрү планын эшләү Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендәге оештыру комитетына тапшырылган.

Урамнарны, учреждениеләрне, мәйданнарны, җәмәгать биналарын, торак кварталларны Русия һәм республика дәүләт символикасын кулланып бәйрәмгә әзерләнү Уфа шәһәре һәм республика районнары хакимиятләренә йөкләнә.

Шулай ук Республика көненә багышланган тантаналы, мәдәни-киңкүләм һәм спорт чаралары да узачак. Ярминкәләр, күчмә бәйрәм сәүдәсе планлаштырылган.

Быел 11 октябрь якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 12 октябрьгә күчерелә.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: