Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь 2020, 17:35

Башкортстанның яңа премьер-министры Андрей Назаров нинди вәгъдәләр бирде

Андрей Назаров бүген, 17 сентябрьдә, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры итеп билгеләнде. БР Башлыгы һәм Корылтай депутатлары алдында ясаган чыгышында ул Хөкүмәтнең 2024 елга нинди күрсәткечләргә ирешергә планлаштыруын хәбәр итте.

- Заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән 240тан артык стационар, модульле һәм күчмә медицина объектлары төзергә.
- Спорт көрәше үзәге, волейбол үзәге, спорт гимнастикасы үзәге, футбол стадионы, 16 йөзү бассейны, боз сарайлары һәм спорт комплекслары, шулай ук барлык торак пунктларда да актив ял итү зоналары төзү планлаштырыла.
- Гомер озынлыгына 77 елдан артык.
- Уңай миграциягә ирешү һәм халык санын 4,1 млн кешегә җиткерү.
- Төбәктә хезмәт хакын 1,5 тапкырга арттырырга. Кимендә 40 мең югары җитештерүчәнлекле эш урыннары булдыру, лаеклы хезмәт хакы дәрәҗәсе.
- 58 мең урынга исәпләнгән 110 мәгариф учреждениесе төзү һәм реконструкцияләү.
- Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген ачу.
- Тулай төбәк продуктын 1,5 тапкырга арттырырга.
- Инвестицияләр гамәлдәге белән чагыштырганда ике тапкыр арттырырга.
- Сәнәгать җитештерүләрен кимендә 25%ка арттырырга кирәк.
- Эшкәртү производстволары буенча нәтиҗәлелекне (хезмәт җитештерүчәнлеген) 20% ка арттырырга.
- Урман сәнәгате комплексы оешмалары һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитештерү күләмнәрен икеләтә арттырырга.
- Агросәнәгать кластеры булдырырга һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартырга. 4,5 мең берәмлек трактор һәм комбайн сатып алырга.
- Юл буе сервисының 1000 объектын булдырырга, гамәлдәгеләрен модернизацияләргә.
- «Бөрҗән» һәм «Урал легендалары» туристик-рекреация кластерлары, «Урал» махсус икътисадый зонасы булдыру. Безнең геопаркларны ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертү.
- Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр санын, шәхси эшкуарлыкны да кертеп, 555 мең кешегә кадәр арттыру – 1,2 тапкыр. Эшмәкәрлек субъектларның үзендә хәзерге 119 меңнән 170 мең булырга тиеш.
- Дәүләт хезмәткәрләре санын, ким дигәндә, агымдагы дәрәҗәгә карата 25%ка киметергә кирәк.
Чыганак һәм фото: https://proufu.ru/news/novosti/96453-rost_zarplat_sokrashchenie_gossluzhashchikh_chto_poobeshchal_novyy_premer_ministr_bashkirii_andrey_n/
Читайте нас: