Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 июль 2020, 11:40

Владимир Путин сенаторларны орденнар белән бүләкләде

Русия Президенты Владимир Путин кайбер сенаторларны Почет һәм Дуслык орденнары белән бүләкләде.

Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы хәбәр итә.

Федерация Советы әгъзалары Александр Акимов һәм Сергей Калашников парламентаризм үсешенә зур өлеш керткәннәре, актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Почет ордены белән бүләкләнделәр. Сенатор Валерий Пономаревка Дуслык ордены тапшырылды.

Шулай ук, "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденының икенче дәрәҗә медале белән сенаторлар Андрей Епишин, Александр Ермаков, Алексей Коротков һәм Вадим Харлов бүләкләнделәр.

Владимир Путин аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: РИА Новости сайтынан.
#ВладимирПутин
Читайте нас: