Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май 2019, 13:41

"Дөньяда хәрби-сәяси хәл үзгәрде..."

Русия Президенты Владимир Путин Сочида оборона-сәнәгать комплексы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Анда Оборона министрлыгы һәм оборона-сәнәгать комплексы предпиятиеләре җитәкчеләре катнашты.


“Соңгы елларда Кораллы Көчләр үсеше, Армия һәм Флотны яңа корал һәм техника белән җиһазландыру юнәлешендә алга китеш күзәтелә. Шул ук вакытта, дөньяда хәрби-сәяси хәлнең үзгәрүен дә исәпкә алырга кирәк. Төбәк һәм дөнья иминлегенә куркыныч яный. Иң элек мин АКШның Урта һәм кече ераклыктагы ракеталарны юкка чыгару килешүеннән чыгуын һәм башка факторларны күз уңында тотам. Болар барысы да яңа технологияләргә нигезләнгән корал системаларын эзмә-эзлекле үстерүне таләп итә”, - дип билгеләде Президент.


Ул киңәшмәләрне үткәрү форматын үзгәртергә тәкъдим итте. Хәзер һәр киңәшмә Кораллы Көчләрнең анык бер төренә багышланачак. Аның алдыннан хәрби частьларда һәм полигоннарда, шулай ук, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә булачаклар.


“Бүген без Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдык. Гомумән алганда, предприятие үсеше белән канәгать була алабыз, дип исәплим. Берничә киңәшмә Һава-космик көчләре үсеше торышына багышланачак”, - диде Владимир Путин.


#ВладимирПутин

Читайте нас: