– Әлеге законны депутатлар 30 майда үтәчәк утырышта кабул итәргә планлаштыра. Әмма сайлаучылар белән үзара бәйләнеш булдыру өчен без закон проектын алдан киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарабыз, – диде ул. – Республика халкы төбәк бюджеты чыгымнары турында белергә, үз тәкъдимнәрен кертергә хокуклы. Мондый чара икенчегә үткәрелә. Бу республика парламенты һәм дәүләт власте органнары эшчәнлеге үтәкүренмәлелеген арттыру максатында эшләнә.
Узган ел өчен республика бюджетының аермалы үзенчәлеге сыйфатында парламент спикеры аның 22 миллиард сумга арттырып үтәлүен билгеләде. Ул, шулай ук, республика бюджет законнарының, федераль кануннардан аермалы буларак, гражданнар өчен тулысынча үтәкүренмәле һәм ачык булуын ассызыклды.
Җәмәгать тыңлаулары 15 майда 10.00 сәгатьтә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында (Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 40) үтәчәк. Закон проекты тексты Хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.