Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 Май 2019, 15:54

Владимир Путин: "Русия беркайчан да бүгенгедәй мөмкинлекләргә ия булмады"

Русия Президенты Владимир Путин Закон чыгаручылар советында киләчәктә төбәкләрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру ничек барачагы турында бәян итте. Аның фикеренчә, аларны гамәлгә ашыру өчен төбәк закон чыгаручылары һәм башкарма властьлары җавап бирергә тиеш.

Закон чыгаручылар советы законнарны илнең иътисади өлкәдәге үсеше өстенлекләре белән даими чагыштырып барырга бурычлы.


Владимир Путин Советның арытаба эшен шулай күзаллый. Эшчәнлекне урындагы кешеләр бәяләгәнлектән, урындагы үзидарә органнарының позициясен дә исәпкә алырга кирәк.


Президент үзенең чыгышында Русия беркайчан да әлеге кебек мөмкинлекләргә һәм ресурсларга ия булмады, дип белдерде. “Гомумдәүләт бурычлары” хәзер “урыннарда”, ягъни турыдан-туры федерация субъектларында хәл ителә, диде ул.


Исегезгә төшерәбез, 2019-24 елларга исәпләнгән федераль күләмдәге яңа гомумдәүләт проектлары Русиядә 2018 елда кабул ителде. Аларны гамәлгә ашыру турында Указга Владимир Путин кул куйды. Гомумәүләт проектлары Русиянең фәнни-технологик һәм социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, һәр кеше сәләтен ача алсын өчен шартлар һәм мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән.

Башкортстан илнең барлык 12 гомумдәүләт проектында да катнаша. Аны гамәгә ашыруны төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров контрольдә тота.


#ВладимирПутин #нацпроекты

Читайте нас: