Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 апрель 2019, 16:44

Республика Дәүләт җыелышының 25 еллык юбилеена әзерләнә

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайның 25 еллык юбилеена багышланган чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ бүген республиканың хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылды.

Республика Корылтаеның 25 еллыгына багышланган юбилей чаралары 2020 елның мартында узачак.

Төбәктә юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү өчен оештыру комитеты төзелә. Ул республика Дәүләт җыелышының 25 еллык юбилеена багышланган чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш.


“Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевка оештыру комитетын җитәкләргә һәм аның составын расларга тәкъдим итәргә», - дип билгеләп үтелә указда.

Читайте нас: