Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 апрель 2019, 12:02

Республика Башлыгы вазыйфасына праймеризда дүрт кандидат катнашачак

"Бердәм Русия" сәяси фиркасенең төбәк бүлекчәсе бүген Сәяси совет президиумы утырышында алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлар исемлеген раслады.

Исемлеккә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Борис Беляев һәм "Русия терәге" фиркасе төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Николаева керделәр.

Кандидатларның беренчел бүлекчәләр секретарьлары белән очрашу графигы да расланды. Алар 13 апрельдә - Югары Кыйгы авылында, 27 апрельдә - Учалыда, 18 майда - Уфада, 29 майда Нефтекамада узачак.

8 июньдә төбәк бүлекчәсенең конференциясе булачак, анда "Бердәм Русия"дән республика Башлыгы вазыйфасына кандидат билгеләнергә тиеш.
Читайте нас: