- Соңгы вакытта юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте – ул, барыннан да элек, туганнарын һәм якыннарын тартып ала торган зур фаҗига, – диде Радий Хәбиров. – Бу - мөһим дәүләт бурычы, без аны хәл итәргә тиеш. Бездә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү мөмкинлеге бар. Нәтиҗәгә ирешү өчен бу мәсьәлә белән системалы һәм иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнергә кирәк.
Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, елның беренче кварталы йомгаклары буенча республикада 839 юл-транспорт вакыйгасы булган, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 5,7 процентка югарырак. Бу юл-транспорт вакыйгаларында 89 кеше үлгән, ә 1 108 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.