Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 март 2019, 14:27

Хәзер властьне сүгеп карагыз менә!

Бүген илдә ялган хәбәрләр тараткан, шулай ук, җәмгыятьне, дәүләтне һәм дәүләт символларын хурлаган өчен җинаять җәзасы куллану турында закон көченә керде.

Ялган хәбәр (фейк) бастырган өчен гражданнарга 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфа биләүче кешеләр — 200 мең сум, юридик берәмлекләр 500 мең сум түләячәк.


Властьне хурлаган өчен 1-5 мең сум штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест яный.


Без хәзер власть турында бер начар хәбәр дә сөйләмәскә тиеш булабыздыр инде. Бу аны мыскыллауга керәчәк. Башта халык хурламаслык итеп эшләсеннәр, анары закон кабул итсеннәр иде дә соң...

Читайте нас: