Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 март 2019, 14:18

Барысына да ярдәм күрсәтеләчәк!

Кичә Уфада Русия Президенты каршындагы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча советның пленар утырышы узды. Совет әгъзалары республика җитәкчелегенә төбәктә ачыкланган проблемалар турында сөйләде.

Утырыш эшендә катнашкан Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Панчихина хәбәр иткәнчә, халыктан Советка җибәрү өчен тәкъдимнәр кабул ителә.


– Без һәр юнәлеш буенча Советның барлык әгъзаларының диярлек гражданнарның хокукларын яклау буенча тәкъдимнәрен тыңладык. Чыннан да, һәрвакыт шуны истә тоту мөһим: без барыбыз да кешеләр иминлеге өчен эшчәнлек белән шөгыльләнәбез, хакимият органнары да, иҗтимагый оешмалар да.


Һәм нинди дә булса мәсьәләләрне формаль рәвештә генә карап калмыйча, чыннан да, чын-чыннан файда алу мөһим. Бүген гражданнар мөрәҗәгатьләре темасы буенча күп сөйләделәр. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча төбәкнең башкарма власть органнары һәм күзәтчелек ведомстволары тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк, — диде Ольга Панчихина.

Читайте нас: