Песков сүзләренчә, Путин эчке эшләр буенча да, халыкара эшләр буенча да апдейт уздыра — мәгълүмат белән эшли. Шуннан соң эшчәнлекнең гаммәви өлеше башлана.
«Ул төрле ведомстволардан килгән мәгълүмат белән эшли, аңа иң якын ярдәмчеләре килә, ул министрларны чакыра, шалтыратып, ситуация буенча сораулар бирә», — дип сөйләде Кремльнең рәсми вәкиле.