Якты юлдан
+9 °С
Ясно
Сәясәт
26 Марта 2019, 09:36

Үсеш өчен кимчелекләрне яшермәү кирәк!

“Бердәмлек. Гражданлык. Ватанпәрвәрлек” дигән халыкара форум республика үсешендәге көнүзәк мәсьәләләргә багышланды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шулай итеп, Башкортстан тантаналы рәвешенә икенче йөзьеллыгына аяк басты. Бер гасырлык юбилей уңаеннан тәүдә илебез башкаласы Мәскәүдә, аннары Уфада оештырылган тантаналы чараларда Русия Президенты Владимир Путиннан алып, гади гражданнарга кадәр республикабыз адресына бик күп изге теләкләр җиткерде. Алдагы йөзьеллык аның өчен алтын булыр, төбәк барлык өлкәләрдә дә яңа дәрәҗә үсешкә чыгар, дөнья киңлекләрен яулар, беренчеләр сафында ныклы үз урынын булдырыр дигән зур ышаныч белдерелде.

Читайте нас