Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 март 2019, 16:16

"Без беркайчан да көндәшләр булмадык һәм булмаячакбыз"

Татарстан һәм Башкортстанның күп кенә юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара кысаларында хәбәр итте.

«Башкортстан һәм Татарстан - сәнәгать потенциалы буенча Россиянең ун төбәгенә керә торган илебезнең иң куәтле төбәкләре. Без беркайчан да көндәшләр булмадык һәм булмаячакбыз. Башкортстан - безгә бик якын республика.

Безнең товар әйләнеше дәрәҗәсенә карарга кирәк: без үзара бәйләнгәнбез һәм берничә юнәлеш буенча, шул исәптән нефть химиясе өлкәсендә дә бер-беребезне тулыландырабыз», - диде Татарстан Президенты массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре белән аралашканда.

Миңнеханов сүзләренчә, төбәк хакимиятләре эшен бәяләүнең төп үзенчәлеге-халыкның тормыш сыйфаты, бу исә, үз чиратында, турыдан-туры субъектларның икътисад торышына бәйле.
Читайте нас: