Чарада республиканың 100 еллыгына объектлар төзелеше барышы турында да сүз булды. Соңгы ике елда 27 объект сафка тапшырылган, 75 объект төзелеп килә, дүртесе экспертиза үтә, калган дүртесенә акча бүленгән.
Радий Хәбиров төзелеш мәсьәләләрендә тизлек түгел, сыйфат мөһимрәк, дип ассызыклады. Ул тарихка күп төзүче җитәкче буларак түгел, ә тормыш сыйфатын яхшыртучы буларак кереп калуны хуп күрүен белдерде, чөнки халык өчен сыйфатлы су, газ, яхшы юллар булу күпкә мөһимрәк.