- Илебез, бу көннәрдә үзләрен бик кыю тотып, күпчелек тавыш белән Русия дәүләте составына керергә карар иткән кырымлылар өчен - горурлык, үзебезгә, Президентыбызга хөрмәт хисе иде ул. Бу зур вакыйганың тарихи әһәмиятен ахыргача аңлап җиткермибез әле. Кырым Русия составына кергәннең беренче көннәрендә үк Башкортстан шефлык ярдәме оештыра башлады. Безнең тугандаш шәһәрләребез, районнарыбыз барлыкка килде, бу бәйләнеш арытаба да үсешәчәк. Мин авыр вакытта безгә ярдәм иткән өчен Кырым башлыгына рәхмәтле. Ул Сибайдан 500 баланы дәвалауга кабул итте. Бу чын туганнарча мөнәсәбәт, - диде Радий Хәбиров.