Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 март 2019, 17:23

Ахыргы сүзне парламент әйтәчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары якындагы пленар утырышта Контроль-исәп палатасы рәисе вазыйфасына тәгаенләү өчен Константин Шаһиморатов кандидатурасын тикшерәчәк.

Башкортстан Конституциясенең 87 статьясына ярашлы, Константин Шаһиморатов кандидатурасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителде, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Бүген республика парламенты комитетлары әлеге кандидатураны тикшерә. Арытаба бу мәсьәлә Дәүләт җыелышы Президиумы тарафыннан каралачак, ул аны пленар утырышның көн тәртибенә кертү турында карар кабул итәчәк. Константин Шаһиморатовның безнең республикада да, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә дә җаваплы җитәкче вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсе зур. Константин Шаһиморатов 1975 елның 29 гыйнварында Уфа шәһәрендә туган. 1997 елда юрист белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый.

Уфаның Совет районы халык мәшгульлеге бюросында, Уфа шәһәренең Җир ресурслары һәм җир төзелеше комитетында, Совет районының халык мәшгульлеге үзәгендә төрле вазыйфаларда эшли. Республика мәгълүмат-консультация үзәгенә җитәкчелек итә. Соңгы елларда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкарды.

Читайте нас: