Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 март 2019, 13:45

Төбәк парламенты – лидер

Дәүләт җыелышы-Корылтай узган ел йомгаклары буенча Русия төбәкләре парламентлары арасында федераль закон статусына ия булган закон башлангычлары саны буенча лидер булып танылды.

Узган елда Башкортстан парламенты тәкъдим иткән җиде федераль закон кабул ителгән. Алар Федераль җыелыш тарафыннан хуплаган һәм аларга Русия Президенты кул куйган. Башкортстаннан соң иң зур күрсәткеч Самара Думасында. Алар башлангычы белән ике федераль закон кабул ителгән.– Дәүләт җыелышы-Корылтай федераль закон статусына ия булган закон башлангычлары исәбе буенча элек тә лидер позициясен били иде. Шулай итеп, без бу юнәлештә Идел буе федераль округы һәм ил күләмендә лидерлыкны чираттагы тапкыр расладык, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Бу факт закон чыгару эшчәнлеге сыйфаты һәм безнең башлангычларыбызның Башкортстан гына түгел, тоташ ил халкының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән булуы турында сөйли.


Безнең тәкъдимнәрнең үзенчәлеге шунда: алар мөһим социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, Русия Салым кодексына без тәкъдим иткән үзгәрешләр концессион килешүләр нигезендә инвестицион проектларны гамәлгә ашырганда төбәк бюджетларына йөкләнешне киметәчәк.

Читайте нас: