Ул республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән берничә сәнәгать предприятиесендә булачак. Программада, шулай ук, “Татарстан-Башкортстан” бизнес-форумын үткәрү каралган, анда сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы, энергетика, нефть сәнәгате үсеше мәсьәләләре турында фикер алышыначак.
Гомумән, программа төрле мәдәни, спорт чараларына бай. Шуларның иң кызыклысы Татарстан белән Башкортстан милли командалары - ветеран йолдызлары катнашлыгындагы хоккей матчы булмакчы.