Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2019, 15:32

Халыкка тыныч яшәргә нәрсә комачаулый?

Оператив киңәшмәдә БР башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин чыгышыннан соң Радий Хәбиров административ хокук бозулар өчен салынган түләүләрне җыю күрсәткечен тәнкыйтьләде.

Докладка ярашлы, 2018 елда 55,8 млн сум күләмендә штраф салынган, әмма 37,4 млн сум күләмендә генә түләтелгән. Шул ук вакытта үткән елда административ комиссияләрне тоту өчен бюджеттан 13,9 млн сум акча бүленгән.


Александр Сидякин сүзләренә караганда, штрафлар арасыннан гаилә-көнкүреш гаугалары – 30%, рөхсәт ителмәгән урында сату итү -14%, тынычлык бозу -13%, мәгълүмати материалларны урнаштыру тәртибен бозу – 10%, төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, шул исәптән газоннарга машина кую 10,6 % тәшкил итә.


– Мин хокук бозу төрләрен махсус ике тапкыр санаттым. Бу хокук бозуларның барысы да безнең халыкка тыныч, уңайлы яшәргә комачаулый. Тавыш-гауга, сугыш-җәнҗал, машинаны тиешле булмаган урыннарда калдыру – боларның барысы белән дә сез көрәшергә тиеш. Соңгысы хакында әйтеп торасы да юк.


Цивилизацияле парковка төшенчәсе бөтенләй юк кебек тоела. Бу зур һәм җитди мәсьәлә. Законга төзәтмә кертү таләп ителсә, яисә каралган чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел дисәгез, санкцияләрне арттыру өстендә эшләгез. Сүз мең тапкыр артыграк сумма турында барырга тиеш. Миллиардлар белән исәпләнергә тиеш ул, – дигән Башкортстан җитәкчесе.

Читайте нас: