Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2019, 14:26

Эре предприятие директорлары Радий Хәбировка турыга шалтырата ала

Башкалада узган Русия сәнәгать форумында республика җитәкчесе алар белән тыгыз элемтәдә булуга зур игътибар бирүен әйтте.

Аның сүзләренә караганда, әлеге көндә тармак үсеше өчен уңай шартлар бар. 2018 елдагы белән чагыштырганда, республикада сәнәгать үсеше 3,4 процентка арткан, шул ук вакытта Русиядә - 2,9 процентка.


Нефть химиясе, оборона сәнәгате белән беррәттән, яңа үсеш юлларына, әйтик, троллейбус-электробуслар җитештерүгә дә игътибар кирәк. ВДНХ-Экспо үзәгендәге күргәзмәдә аның белән һәркем таныша ала.


Әлеге көндә республикада инвесторлар белән хезмәттәшлек юлларын барлау бара, федераль үзәк белән яңа бәйләнешләр булдырыла. Русия Сәнәгать министрлыгыннан республика җитештерү предприятиеләренә ярдәм итәргә әзерлек булуы турында хәбәр итәләр.


- Республикада сәнәгать паркларын үстерү мөһим, - ди Радий Хәбиров. - Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада аларны аз дип булмый. Әмма алар барыбер җитәрлек түгел. Хөкүмәттә без бу юнәлеш өчен җавап бирүчене билгеләдек, ул - сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры урынбасары Фәрит Гыйльманов.


Ул җитәкчеләргә үзенең кесә телефоны номерын язып алырга тәкъдим итте һәм: "Сез минем өчен түгел, ә мин - сезнең өчен", - дип өстәде.

Читайте нас: