- Сез Русиядә пассажирлар ташучы биш иң эре авиакомпания исәбенә керәсез. Республика киләчәктә дә сезнең белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына, – диде Радий Хәбиров. – Безнең берничә идея бар, шул исәптән, Европа юнәлешендә яңа маршрутлар ачу, Уфа аэропортын үстерү буенча. Бу безнең мөнәсәбәтләр өчен үзара файдалы булыр дип уйлыйм.
- Безнең маршрутлар, гадәттәгечә, Европа юнәлешендә тупланган. Беренче чиратта, бу Русия эчендәге челтәр – Анадырьдан алып Калининградка кадәр, – диде Андрей Мартиросов. - Уфада без, "Boeing" самолетларын да кертеп, заманча авиация техникасына техник хезмәт күрсәтү буенча компетенцияләр үзәге төзедек. 2015 елдан монда техник хезмәт күрсәтү күләмнәрен ике тапкыр арттырдык, шул исәптән Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаучылар исәбенә. Хәзер без бу предприятие базасында кече авиациягә хезмәт күрсәтү буенча яңа үзәк ачарга планлаштырабыз, ә бу - тагын 100 югары технологияле яңа эш урыны.