Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 февраль 2019, 12:04

IT-технологияләр – ил киләчәге

Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында бизнесны үстерү өчен шартлар булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, IT өлкәсендә стартапларны үстерү өчен махсус шартлар булдыру бурычы куелды.

– Хөкүмәткә технологик стартапларга шәхси инвестицияләр өчен уңайлы шартлар булдыруны, үсеш институтларына ярдәм итүне йөклим.

Ә парламентарийлардан яңа, санлы икътисадның хокукый мохитен булдыру өчен өстенлекле булган законнарны оператив рәвештә кабул итүегезне сорыйм, алар граждан килешүләре төзергә һәм, санлы технологияләрне кулланып, финанслауны җәлеп итәргә, электрон сәүдәне һәм сервисларны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Безнең барлык законнарны да яңа технологик чынбарлыкка җайларга кирәк. Бу законнар алдынгы, перспективалы тармаклар үсешен чикләргә тиеш түгел, ә үсешкә ярдәм итәргә тиеш, — дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Бу турыда Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир ГАЙНУЛЛИН үз фикерен белдерде:

“Чынлап та, бүген бу - көнүзәк тема. IT-технологияләр – ул ил киләчәге. Безнең күп яшьләребез монда җәлеп ителгән, шуның буенча укыйлар, эшлиләр. IT-технологияләрне үстерү, стартаплар булдыру киләчәктә икътисадны үстерүгә, акыллы, белемле, алдынгы фикерле яшьләрне эшкә җәлеп итүгә этәргеч булачак”.
Читайте нас: