Быел тәмамланачак төзелешләр арасында -19 мәктәп, 14 балалар бакчасы, 3 мәдәният һәм сәламәтлек саклау объекты, 2 янгын депосы һәм 12 спорт комплексы бар, шуларның берсе – Уфаның Затон микрорайонында спорт әзерлеге үзәге. Анда Җәйге халыкара балалар уеннары ярышлары узачак.
Радий Хәбиров, бирегә килүчеләргә дә, чит ил кунакларына да спорт үзәгенә барып җитү өчен, якын-тирә территорияләрне, керү юлларын төзекләндерү белән шөгыльләнергә кушты.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, милли проектларда куелган бурычларны исәпкә алып, мәгариф объектларын киләчәктә төзүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Әйтик, узган ел Башкортстанда нибары ике мәктәп төзелгән булса, быел – 19. Әмма инде хәзер үк алдагы елларда күпме мәктәп төзергә кирәклеген планлаштыру зарур. Шуңа бәйле рәвештә Радий Хәбиров бер ай эчендә якындагы биш елга мәктәпләр төзү буенча фараз планын әзерләргә кушты.