Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 февраль 2019, 16:33

Радий Хәбиров үзе катнашачак

Бүген оператив киңәшмәдә урыннардагы административ комиссияләр эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе дә каралды.

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белдерүенчә, былтыр алар тарафыннан барлыгы 54425 эш каралган. Шуларның 80 проценты гаилә-көнкүрештә туган гаугалы хәлләр, урамда сәүдә итү, тынычлыкны, мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу, төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.

Былтыр административ комиссияләр эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен 19 миллион сум юнәлтелгән булган. Һәм нибары 37 мең сум административ штраф җыелган. 16 муниципаль берәмлектән штрафлар бөтенләй кермәгән. Югыйсә, һәр төбәктә моның өчен җаваплы кешеләр бар.

— Әлбәттә, аларның төп бурычы штраф җыю түгел, ә тормыш сыйфатын күтәрү өчен көрәшү, — диде Радий Хәбиров һәм, шушы кешеләрне җыеп, укулар оештырырга кушты, анда үзе дә катнашачагын белдерде.
Читайте нас: