- Шунысы мөһим, - ди бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров, - кайбер дәүләт проектларын без федераль финанслауны көтеп тормастан ук башладык. Әлеге вакытта беренчел медицина ярдәме күрсәтү, бу өлкәдә кадрлар мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез. Без аеруча катлаулы нокталарны һәм максатлы күрсәткечләрне яхшы аңлыйбыз. Федераль һзм республика структураларының көндәлек бердәм эшчәнлеге ил Президенты куйган мәсьәләләрне хәл итүгә китерәчәк дип ышанам.