Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 февраль 2019, 16:33

Бурыч куелган – аны бергәләп хәл итәчәкбез

19 февральдә республика Хөкүмәтендә Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашлыгында Башкортостанны социаль-икътисади үстерүнең аерым мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

- Төбәк проектларын финанслауның гомум күләме 2024 елга кадәр 180 миллиард сум булыр дип планлаштырыла. Шуның 46 миллиард сумы - бюджеттан тыш акчалар. 12 илкүләм проект һәм 46 федераль проектның да расланган паспортлары республикага җиткерелде. Әзерлек эшләре вакытында тәмамланды. 55 төбәк проекты кысаларында стратегик бурыч хәл итүне күз алдында тотабыз, — диде Радий Хәбиров. - Быел федераль бюджеттан 15 миллиард сумнан артык акча килер дип көтелә. Бу - агымдагы елда төбәк проектларын гамәлгә ашыруга каралган акчаларның 44 проценты.
Тулаем алганда, без максатларга ирешү, федераль проектлар тарафыннан бирелгән нәтиҗәләрне тәэмин итүдә проблемалар күрмибез. Алда — җитди эш фронты, һәм монда төбәкнең федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру бик мөһим. Бурыч куелган – аны бергәләп хәл итәчәкбез.

Читайте нас: