Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 февраль 2019, 17:58

Республикага ышаныч һәм югары бәя

Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре булдыру — ул һичшиксез республикага ышаныч, һәм гамәлдәге территорияләрнең (Күмертау һәм Бәләбәйдәге) эшенә югары бәя, дип саный Башкортстанның үсеш корпорациясе директоры Олег Голов.

Аның фикеренчә, Башкортстанда мондый территорияләр барлыкка килү эшкуарларга гына түгел, гади халыкка да файда китерә: заманча, югары технологияле яңа производстволар ачыла һәм, нәтиҗә буларак, хезмәт хакының гомуми дәрәҗәсе арта.

Моннан тыш, әлеге территорияләрдә инфраструктура төзү өчен Моношәһәрләрне үстерү фонды акчасын кулланырга мөмкин.

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Нефтекама, Благовещен һәм Белоретта алгарышлы үсеш территорияләре төзү турында игълан итте. Бу хакта "Facebook"тагы битендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров язды. Русиядә барлыгы 14 шундый үсеш территориясе булдырылган.
Читайте нас: