Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 февраль 2019, 15:55

"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чүп-чар чыгарган өчен тарифлар күтәрелү мөмкинлегенә карата кискен карашын белдерде. Аның таләбе буенча, төбәктә бу сумма аена 70 сумнан артырга тиеш түгел. Ә авыл халкы өчен — 35 сум.

— Минем белән алып бетермәгән керемнәр турында сөйләшергә кирәкми. Мин 70 дидем, димәк, 70. Ә төбәк операторлары эшенең сыйфатын бәяләрбез әле.

Әлегә мин зур инвестиция кертемнәрен күрмим. Әгәр дә алар чүп-чар аеручы 20 завод төзеп куйса, шунда сөйләшергә мөмкин булыр. Әлегә аларга никадәр кыен икәнлеге турында авыз да ачмагыз, — диде республика җитәкчесе.

Читайте нас: