"Медиалогия" мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, губернаторларның гыйнвар рейтингында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров беренче бишлеккә кергән.
Төбәк җитәкчесе Мәскәү мэры Сергей Собянин, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевтан соң, бишенче баскычта килә.
Идел буе Федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында Радий Хәбиров - беренче урында. Икенче урында - Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, өченче урында - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук, Башкортстан җитәкчесе социаль челтәрләрдәге иң актив Русия губернаторларының Топ-10 исемлегенә кергән.