Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 февраль 2019, 17:57

Путин Казанда нишләп йөри?

Русия Президенты Татарстан башкаласына Дәүләт советы Президиумы утырышын үткәрергә килгән.

Ул “Торак һәм шәһәр мохите” дәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча җәмәгатьчелек белән очрашкан. Анда, шулай ук, алданган дольщиклар проблемасы да каралган. Владимир Путин бу мәсьәләне хәл итүдән беркем дә — муниципалитетлар да, төбәкләр дә, федераль үзәк тә читтә калырга тиеш түгел дигән фикердә.

Ул өлешләтә төзелештә катнашуны финанслауның яңа системасына күчү “тәртипсезлекне бетерү” зарурлыгы белән аңлатыла, дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез, шушы елның 1 июленнән төзүчеләр дольщикларның акчасын турыдан-туры җәлеп итә алмаячак. Акча объектны сафка керткәнче вәкаләтле банклар исәбендә ятачак. Төзелеш кредитлар исәбенә алып барылачак.
Читайте нас: