Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 февраль 2019, 16:16

Алкоголь сату – дәүләт контролендә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эшче төркем булдыру турында боерыкка кул куйды.

Аны парламент Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов җитәкләячәк. Эшче төркем составына, республика парламенты депутатлары белән беррәттән, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе, Иҗтимагый палата вәкилләре керде.

– Әлеге тема төрле дәрәҗәдәге закон чыгаручылар һәм киңкатлам җәмәгатьчелекнең даими рәвештә күз уңында тора, – диде Константин Толкачев. – Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан төнге вакытта, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чараларын үткәргәндә алкоголь сатуны тыюга юнәлтелгән законнар кабул ителгән иде инде. Без, шулай ук, алкогольне сатуны тыю буенча федераль закон проектларын Дәүләт думасына тикшерүгә керттек.

Бу темага чираттагы тапкыр әйләнеп кайту гына түгел, әлеге юнәлештәге эшне структурлаштыру, закон чыгаручылар, хокук саклау органнары, башкарма власть органнары, урындагы үзидарә, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре көчләрен берләштерү зарур. Алкоголь сату өлкәсендә тәртип урнаштыру өчен барлык фикерләрне дә исәпкә алырга кирәк.

Константин Толкачев белдерүенчә, беренче чиратта алкоголь сату өлкәсендә төрле чикләүләр белән бәйле гамәлдә булган законнардагы җитешсезлекләрне бетерергә кирәк. Эшче төркем әлеге тема буенча “түгәрәк өстәл” әзерли, ул февральнең өченче декадасында үтәчәк.
Читайте нас: