Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 февраль 2019, 15:49

Кайда ришвәтне ешрак бирәләр?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә Коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышын үткәрде.

Узган елда мондый төр хокук бозулар өчен 59 граждан һәм 169 муниципаль хезмәткәр җәзага тарттырылган. Муниципаль депутатлар, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларының төбәкнең югары вазыйфа биләүче кеше­сенә керемнәр турында мәгълүмат тапшыруын күзаллаучы федераль законнарга үзгәрешләр кертү – яңалыкларның берсе булды. Белешмәләргә анализ ясау һәм корруп-циягә каршы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, шул исәптән ышанычны югалтуга бәйле, урындагы 38 депутатның вәкаләтләре туктатылган, ике хакимият башлыгына карата кисәтү төрендә җаваплылык чарасы кулланылган.


Башкортстанның Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов республикада коррупция дәрәҗәсен бәяләү өчен социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе турында сөйләде.


Хәлне бәяләп, сорау алуда катнашкан респондентларның күбесе, җәмгыятьтә коррупция барлыгын таный, әмма аның кискен булмавын билгели. Элекке еллардагы тикшеренүләр белән чагыштырганда, коррупциягә бәйле хәл яхшыра. Коррупция дәрәҗәсе югары, дип бәяләүчеләр өлеше узган мизгел өчен 9-11 процентка кимегән.


Сорау алуда катнашучылар фикеренчә, ЮХХДИ хезмәткәрләре белән үзара бәйләнештә, вузда укыганда, түләүсез медицина ярдәме алганда, хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында, карьера буенча күтәрелгәндә, җир участокларын сатып алганда һәм аларны рәсмиләштергәндә ришвәтне ешрак бирергә туры килә.

Читайте нас: